Главная » Статьи » Мои статьи

Татар теленнән презентацияләр. Диск.

«Татар теленнән презентацияләр» дип исемләнгән диск 664 слайдтан тора. Укытучы, I — XI сыйныф укучыларына яңа тема аңлатканда, әлеге кулланманы уңышлы файдалана алачак. Программаның «Фонетика», «Лексика», «Сүз төзелеше», «Морфология», «Синтаксис» һәм «Стилистика» бүлекләрендәге һәр теоретик материал рәсемнәр һәм фактларга нигезләнгән мисаллар ярдәмендә аңлатыла. Укучы нәтиҗә ясый, аны соңыннан тәкъдим ителгән кагыйдә белән чагыштыра. Кулланманың уңай якларыннан берсе: кайсыбер теоретик материал татар һәм рус мәктәпләре өчен аерым слайдлар рәвешендә эшләнде. Соңгысында терминнар русчага тәрҗемәсе белән бирелә. Кайбер слайдлар, программа нигезендә, уртанчы һәм югары сыйныф укучылары өчен аерып бирелде. Тәкъдим ителгән диск татар теле укытучылары, татар филологиясе факультеты студентлары өчен файдалы булыр дип көтелә.

 



Источник: http://magarif-vakyt.ru/tatar-telennen-prezentaciyaler-disk/
Категория: Мои статьи | Добавил: angel (07.12.2016)
Просмотров: 1359 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar