Шулай  кайчак,  әти –әниләр, коллегалар белән гапләшкәндә : ”Хәзер балалар китап укый белми, һаман шул телефон, компьютерда гына утыралар”,-  дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә. Бәхәскә керәсем килми, бу чынлап та шулай. Хәзерге заман баласын алдавычлар әледән-әле барлыкка килеп кенә тора.  Алар мавыктыргыч,  алар кызык , зур көч куймыйча гына ниндидер яңалыклар белеп була, уеннар уйнап, яшьтәшләрең белән аралашып була. Хәзер инде бала туып, үрмәли башлауга, телевизор пульты, телефон аның өчен иң кызыклы уенчыкларны да алыштыра ала. 5-7 яшьлек бала,  әби-бабасы белмәгән, аңламаган әллә нинди смартфоннарда, айфоннарда, кирәкле кнопкаларны бик тиз табып бирә белә. Балалар әкренләп китап укуның тәмен онытып баралар. Без бала чакта, әтиебез  әледән-әле матур китаплар алып кайтып, безне сөендерә иде. Матур китапны без зур бүләк итеп кабул итә белә идек. Әти-әниләр инде йоклап беткәч, юрган астына кереп, фонарь уты астында, яисә өйнең аулаграк бер почмагында, төн җиткәнен дә сизмичә, китап укыган чаклар искә төшә. Әле бит укып кына калмыйсың, синең сабый йөрәгеңдә алар яши. Син алар белән сөйләшәсең, алар белән бергә кайгырасың, шатланасың. “Ә менә мин шулай эшли алыр идемме  икән?”,- дигән уй минем күңелемдә һәрчак туа иде. Балачактарак “Честное слово”, “Горячий камень”, “Мальчиш-кибальчиш», «Том агай алачыгы», «Том Сойер маҗаралары»,  “Башсыз җайдак”, “Җир астында җиде кич”, “Таш алиһә” кебек әсәрләр булса,  үсә төшкәч “Алтын йолдыз”, “Ак чәчәкләр”,  “Мин кояшны күрәм”, “Сукыр музыкант”, Әмирхан Еникинең  искиткеч  әсәрләре минем күңелемдә, йөрәгемдә һаман да сакланалар. Ни өчен боларны санап утырасыз инде дисезме? Җавабым әзер - мине шушы китаплар Кеше итеп тәрбияләде,  минем дөньяга карашымны билгеләде. Әйткән бит бер акыл иясе: “Нинди китап укыганыңны әйт, мин сиңа кем икәнеңне әйтермен”. Бу сүзләрдә хаклык ярылып ята. Башыңны нинди фикерләр, уйлар, карашлар  белән тутырасың,  кешеләр белән аралашканда, балаларга тәрбия биргәндә шулар тәрбияңнең нигезен тәшкил итә. Җиләк салып куелган савыттан, җиләген алганнан соң да әле озак вакыт хуш ис бөркеп тора, бу да шулай.

Оныгыңны, үз балаңны, мәктәп укучысын ничек итеп шушы байлыкка ия булырга   икәнен төшендерү безнең өскә - мәктәп китапханәләре, педагог-китапханәчеләренә йөкләнгән. Хәзер инде китапханәче, баладан китап алып, балага китап биреп утыручы гына түгел. Бу уку елыннан безнең өскә тагын да зуррак йөк салынырга тора, 15 июньдә, мәктәп китапханәләренең үсеш концепциясе кабул ителде, педагог-китапханәченең эш вазыйфалары раслануы алдында. Бу китапханәчеләр алдына яңадан-яңа бурычлар куя: педагог-китапханәче,  беренчедән, педагоглар белергә тиешле стандартларга җавап бирергә (педагогика, психология, методика, дидактика һбш), шул ук вакытта, китапханәче белгечлеге буенча да нык белемле белгеч булырга тиеш. Инде  мәктәп китапханәләренең мәгълүмати китапханә үзәкләренә (информационно- библиотечный центр) әйләнәчәген дә күзалласак, китапханәче мәктәптә информацион-коммуникатив технологияләрне биш бармагыдай белгән белгеч  булырга тиешлеге дә ачыклана. Шунлыктан, инде хәзер үк педагог-китапханәче, алда торган бу бурычларны белеп, аңлап, үз  белемен күтәрү өстендә аңлы рәвештә эшләргә тиеш. Әгәр дә укучы белгәннән  (ә мин алдарак әйтеп киттем, укучылар ИКТ не безгә караганда яхшырак беләләр) азрак белсәң, яисә, гомүмән белмәсәң, укучы өчен син нинди  үрнәк буласың инде? Әгәр дә ул сораган китапның, әсәрнең эчтәлеген, язылу тарихын белмәсәң?  Укучы  сораган сорауларга аннан-моннан гына җавап бирсәң? Укучы бер керә китапханәңә, ике керә - бүтән керми ул сиңа, мәгълүматны башка җирдән табарга тырыша. Баланы (китап укучыны дип укыгыз) китапханәгә предмет укытучысы яисә сыйныф җитәкчесе кертүе бер әйбер, ә инде укучыда китапханәгә    үз теләге белән гел керәсе килү теләген уяту- икенче әйбер. Китапханә  дә,  китапханәче дә укучыда кызыксыну уятырга тиеш. Менә безнең Лаеш районы педагог-китапханәчеләре шушы теләкне булдыруны максат итеп эшлиләр. Район китапханәләре белемле китапханәчеләр белән тәэмин ителгән, барлык мәктәпләрдә дә китапханәгә иң зур, иң якты бүлмәләр бирелгән. Әледән-әле “Китапка икенче тормыш бүләк ит”, “Башлангыч сыйныфларга бездән  матур китап”, “Буккроссинг” акцияләре оештырыла, мәктәп китапханәләре матур әдәбият белән баетыла. Китап укырга ярата торган балаларның мәнфәгатьләрен истә тотып, бу уку елында без китапханә янындагы мәктәп фойесында “Ачык китапханә-  буккроссинг” почмагы оештырдык. Укучылар бик теләп бу акциядә катнаштылар: меңгә якын  китап һәм китапчык бу почмакта урын алды. Бу почмак бик тиз укучыларның яраткан урынына әйләнде. Тәнәфес вакытында, дәресләрдән соң балалар монда иркен рәвештә (яздырып алмыйча) китаплар укыйлар. Ошаган китапларны өйгә алып торалар, үзләренең яраткан китаплары белән бүлешәләр. Өстәл уеннары уйнарга яратучылар өчен шашка, шахмат, домино,  пазллар, предмет доминолары, укучылар өчен кызык булган өстәл уеннары аларны җәлеп итә.  Башлангыч сыйныфлар өчен яраткан уенчыклар, әкият геройлары да бар. Тәнәфес вакытлары, телефонга “ябышып” утыруга караганда, күпкә отышлырак итеп уза башлады.  Минем уемча, бу- укучыны китапка таба бер адым алга атлауга юнәлеш бирү. Тагын да куанычлысы-  “Буккроссинг- ачык китапханә” бөтенроссия конкурсында катнашып, 30 меңлек Грант оттык. Бу акчага буккроссинг почмагына  мәгълүмати стендлар, матур әдәбият  китаплары сатып алынды. Яңа уку елына китап укучыларымны әле тагын да  яңа сюрпризлар көтә...

Укучылар белән бер команда булып эшләүнең икенче юлы- китапханә каршындамы, түгәрәк- оешма каршындамы- компьютерда җыелган мәктәп  газетасы чыгару. Безнең мәктәптә “Көзге”   (“Отражение”) дигән гәҗит чыгып килә.  Бүгенге көндә бу эш белән информатика укытучысы Сәйфетдинова З.З җитәкчелек итә. Материаллар туплау барышында укучылар (редакторлар, сәркатипләр, дизайн-макет ясаучылар һбш) китапханәнең иң еш кунаклары.

Педагог – китапханәчеләрнең район методик берләшмәсе карары нигезендә,  соңгы елларда проект эшләренә күбрәк игътибар бирелә башлады.  Укучылар белән берлектә,  Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена бик күп буклетлар,  брошюралар эшләнде, китап укучылар конференцияләре узды, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар уздырылды; сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр, әдәби әсәрдән өзек укучылар бәйгеләре уздырылып, йомгак ясалды. Күпме генә чара уздырсаң да, аның  төп максаты, укучыны китап укырга җәлеп итү, китапка карата кызыксыну тәрбияләү, үзе иҗат итәргә теләгән балага, беренче адымнарын ясаганда, дөрес юнәлеш бирү. Китапханә эшләнгән һәрбер эш шушы максатны күз алдында тотып эшләнә. Укучылар белән берлектә “Помним. Любим. Скорбим” сайт-проектларының татарча (http://essi.ucoz.com)  һәм русча (http://090545.ucoz.ru) вариантлары эшләнде. Укучыларың фәнни-тикшеренү эшләре виртуаль китап киштәсендә (http://090545.ucoz.ru/index/biblioteka/0-85)  лаеклы урыннарын тапты. “Тол хатыннар- фронтны һәм илне туендыручылар”,  “Имәнкискә авылында сугыш чоры балалары”, “Солдат хатирәсе”, “Балалар йорты турында истәлекләр”,  “Беренче Украина фронтында  безнең якташлар”,  “Өчпочмаклы солдат хатлары”, “Песни опаленные войной”, “ Берлинга!”  кебек хезмәтләрдә укучыларым керткән өлеш тә шактый. Бу сайтыбыз Бөтенроссия  профессиональ сайтлар конкурсында 3 урын яулады.  Район күләмендә барлык материаллар “ Утлы еллар кайтавазы” дигән зур бер проектка әйләнде, район мәгариф идарәсенең ресурслар белән тәэмин итү бүлегендә буклет, китап, CD , DVD ларга тупланды, мәктәп китапханәләрендә үз урыннарын тапты, район методик беләшмәсе сайтына  http://loobib.ucoz.ru/ урнаштырылды. Эшләгән эшләребезнең  нәтиҗәсе  дә безне куандырды: укучыларыбыз сугыш, батырлык,  патриотик рухта язылган шигырьләр, әсәрләр белән күбрәк кызыксына башлады, китап укучылар саны бермә-бер артты.

Бу ел да   истәлекле даталарга бай ел булды. 2016 ел Россиядә Кино елы, Татарстанда сулыкларны саклау елы дип игълан ителгәнлектән,  Г.Тукай һәм М.Җәлилләрнең зур юбилейлары уңаеннан, проект эшләре, нигездә, шушы юнәлештә барды.  Бүгенге көндә, барлык материалларны җыеп,  брошюра итеп  чыгару, CD , DVD туплау, барлык материалларны ачык интернет челтәренә кую буенча эш алып барыла.

2017 елның февраль аенда  Лаеш районына 90 ел тула. “Шушы җирдән, шушы туфрактан без” (“Здесь Родины моей начало”) дигән юнәлешне төп тема итеп алып, район мәктәпләре китапханәләре күпкырлы фәнни- тикшеренү, проект эшләре башкарды. Бүгенге көндә жюриның алар арасыннан иң лаеклыларын табып, аны китап итеп чыгару эше генә калып бара. Безнең мәктәп тә бу эштә актив катнашты: Г.Тукайның 130 еллык юбилеена, М.Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган  татар һәм рус телендәге сайтлар  дөнья күрде,  методик әсбаплар эшләнде, Кино елына “Яланаяклы кыз” фильмы буенча, сулыкларны саклау буенча онлайн уен проектлары эшләнде. Инде аларның күбесе лаеклы призлы урыннар да яулады.

Китап укучыларны үз тирәңә туплауның тагын бер заманча формасын мин татарча сайтларым шактый күп булуда күрәм. Укучыма җайлы булсын дип, үзенә кирәк материалны эзләгәндә “сулга” кереп китмәсеннәр дип, китапханә сайтлары белән беррәттән, тематик сайтлар да булдырам. Кайберләрен туплаганда, сайтлар белән, программа теле белән кызыксына торган укучыларны дә җәлеп итәм. Үземнең командама  алар белән беррәттән, мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаянова Гөлчәчәк Хәйдәр кызын да  кертәм, ул миңа тәрбия юнәлешләре буенча төпле фикерләре белән ярдәм итә.  Бүгенге көндә татар телендә тематик сайтлар татар халкының тарихына, теленә, гореф-гадәтләренә, киләчәгенә, күренекле мәгърифәтчеләренә багышланган.  Эшемне  бик югары бәяләп, алга таба да  эшләргә этәргеч биргән,   җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры     Гатауллин Раил Мәүлет улына   зур рәхмәтлемен. Аның игътибары аркасында гына татарча сайтларым барлыкка килде. Алар бүгенге көндә  дә укучыларыма хезмәт итәләр.

Салмаган акчаны кесәдән алып булмаган кебек,  булмаган белемне дә баштан алып булмый. Шуңа күрә, мин, китапханәче буларак, һаман эзләнүдә. Яңа программаларны өйрәнү, аларны укучылар белән эшләп карау, аларның уңышка ирешкәннәрен күрү  үзе бер шатлык. Компьютер программаларын кулланып , эксклюзив открыткалар ясаумы, үзебез  иҗат иткән  грамота, диплом шаблоннарымы, презентацияме ул;  инде катлаулы программалар үзләштереп, электрон китаплар  чыгарумы- болар барысы да укучыга киләчәктә кирәк булачак. Әгәр инде соңгы берничә дистә  ел эчендә безнең мәктәбебезне бетергән уннан артык укучыбыз фән кандидатлары икән, мин монда укытучылар коллективы белән беррәттән, китапханәче образын да ачык  күрәм.

Бәйгеләрдә катнашу, анда ниндидер урыннар алу, беренчедән, сөенечле булса,  икенчедән, үзбәяңне арттыру өчен дә кирәк. Уңышка ирешкән кеше генә үз артыннан укучыларын ияртә ала. Соңгы ике елдагы китапханә һәм китапханәче ирешкән уңышларны гына алып карасак та,  гомернең заяга узмаганын күрәбез: 2015 ел- Ризаэддин Фәхреддин исемендәге бүләк иясе, Бөтенроссия күләмендә удырылган “Россия Патриоты”  бәйгесендә 3 урын, “Холокост-наша общая боль” сайт –проекты -1 урын, “Белем җәүһәрләре” итернет-проектлары бәйгесендә 4 призлы урын, “Иң яхшы китапханә проекты”нда 1 урын. “Татарстан Республикасы педагог-китапханәчесе-2014” бәйгесенең “Милли традицияләрне саклаучы” номинациясе җиңүчесе, “Татарстан Республикасы  Иң яхшы авыл мәктәп китапханәсе-2015” бәйгесенең җиңүчесе (2 урын), Өченче буын вәкилләре арасында уздырылган IT олимпиадада җиңүче- болар барысы да укучыларым, коллегаларым, остазларым белән берлектә яуланган үрләр. Эшегезнең рәхәтен, тәмен белеп эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Сайлап алган  һөнәрегезгә тугры калып,  яңа үрләр яулагыз!